Күрше районда KIA һәм «Лада» автомобильләре бәрелешкәч, өч кеше зыян күргән
Авария нәтиҗәсендә «Лада» юл читенә төшеп киткән.
KIA һәм «Лада» автомобильләре катнашындагы авария кичә кичке дүртләр тирәсендә Татарстанның Бөгелмә районындагы трассада булган.
Шаһитлар әйтүенчә, авария нәтиҗәсендә «Лада» юл читенә төшеп киткән.
«Юл һәлакәте булган урыннан ким дигәндә өч кешене алып киттеләр. Аларның барысы да төрле тән җәрәхәтләре алган», — дип ачыклык кертте авариянең шаһитлары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев