Лениногорск районы Куакбаш авылы мәктәбе укучылары «Игелекле эшләр эзләре буйлап» экологик марафонда кушылып авыл чишмәләрен чүп-чардан чистарттылар.
"Чиста мирас" яшь экологлар Олимпиадасы кысаларында Татарстан Республикасында 2023 елның сентябрь аенда «Иигелекле эшләр эзләре буйлап» экологик марафон үткәрелә.
Куакбаш мәктәбенең 1-4 сыйныф укучылары өмәдә бик теләп катнашты һәм авыл чишмәләренең территорияләрен чүп-чардан чистартты. 5-7 сыйныф укучылары миләш, каен һәм өрәңге агачы утыртты.
Фото: Куакбаш мәктәбе ВКонтакте шәхси битеннән алынды.



Нет комментариев