Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Куакбаш авылында гигант гөмбәгә тап булганнар

Галәмәт зур гөмбә бу.

Лениногорскида яшәүче, безнең сайттан яңалыкларны укып, карап баручы дустыбыз  Зөлфия Бәдертдинова редакциягә галәмәт зур гөмбә фотосын җибәрде.

«Куакбаш авылында әтинең бакчасында менә шундый зур гөмбә үскән. Элек, әти исән булганда, бакчада зур кабаклар үстерә иде. Әле мин сезгә ул кабакларның фотоларын да җибәргән идем. Хәзер кабак үстерүче юк. Әтинең өе буш тора. Менә быел бакчада  нинди зур гөмбә үсеп чыккан», – ди Зөлфия ханым.

Әйе, аның әтисе Нәбиулла Хәмидуллин зур-зур кабаклар, эре-эре азык чөгендерләре һәм биек иттереп арышлар үстерә иде. Әтисе үстергән яшелчәләр фотосын редакциягә дә җибәреп торды Зөлфия Бәдертдинова.

Табигать могҗизасы мамык кебек ак төстә, җиңел күренә. Баксаң, ул шулай тоела гына икән. Гөмбәне үлчәп караганнар, 6 кило 700 грамм булган.

Зөлфия ханым әйтүенчә, әлеге гөмбәне куык (дождевик) гөмбә дип йөртәләр. «Мондый зурлыктагы гөмбәне очраткан юк иде әле. Мин гөмбәне киптерергә булдым», – ди.

Гигант куык гөмбә табигать аномалиясе түгел, ул Россиядә еш очрый,  Карелиядән алып, Владивостокка кадәр. Татарстанда сирәгрәк очрый дип язылган Интернет челтәрендә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев