Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Куакбаш шагыйрьләреннән шигырьләр - бүләк

Куакбаш авылы китапханәсендә “Шигырьләрем сезгә бүләк” дигән шигъри сәгать узды.

Бу хакта Куакбаш китапханәсе социаль челтәрдә хәбәр итә.

Куакбаш авылында каләм тибрәтүче шагыйрьләр шактый. Куакбаш шагыйрьләре белән дан тота ул.

Шигырь язучылар белән бергә төрле чаралар үткәреп торалар. Алар катнашында "Чишмә" әдәби клубы да эшли китапханәдә. Әлеге әдәби клуб кысаларында җирле шагыйрәләр белән күңелле очрашу үткәрделәр.

Очрашуга Зөлфия Мөхәммәтҗанова, Фәнүсә Сәгъдиева, Тәскирә Ялаева, сания Рәхимова килде.

Алар үзләренең табадан гына төшкән шигырьләрен укыдылар, шигърият хакында сөйләштеләр, очрашуга килүче тамашачылар сорауларына да җавап бирделәр.

 

фотолар: https://vk.com/public212016920?w=wall-212016920_279

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев