Куакбаш мәктәбе укучылары табигатьне саклауга өлеш керткәннәр
ҖӘМГЫЯТЬ

Куакбаш мәктәбе укучылары табигатьне саклауга өлеш керткәннәр

Әлеге акция ел саен уздырыла.

Ел саен республика күләмендә уздырылып килүче, кулланылышта булган батарейкалар җыю акциясендә Куакбаш мәктәбе укучылары актив катнашып, 6 килограммнан артык батарейка җыйганнар.

Аеруча актив укучылар -  2, 3, 4, һәм 6 классларда. Ин күп батарейка җыючылар Валиев Илназ белән Валиева Эвелина, алар 4 килограммнан артык батарейка җыеп, табигатьне саклауга үзләреннән зур өлеш керттеләр, дип хәбәр итә мәктәп сайты.


Нет комментариев