Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Куян елы киләме, мәченекеме?

Бу елның ике хуҗасы булу турында берничә легенда бар.

Аларның берсе мондый. Бервакыт Будда Көнчыгыш календареның 12 җәнлеген үз янына җыярга булган. Аларның иң беренчесенә — Күсегә ул башкаларны чакырырга кушкан. Рәхәтләнеп изрәп йоклап яткан Мәчене күргәч, Күсенең ачуы килгән һәм ул бу мырауҗанга карата хәйлә корган. Нәтиҗәдә Мәче Будда янына соңлаган. Мәчене кыяфәте һәм холкы буенча охшаш башка җәнлек белән алыштырырга булганнар — Куянга. Ләкин мырауҗан да беркая да китмәгән, ул да үзен ел хуҗасы дип санавын дәвам иткән. Менә шулай.

Бу, әлбәттә, легенда. Ә фактлар ни сөйли? Гаҗәпләнерсез, ләкин Көнчыгыш календаре, күпләр уйлаганча, берәү генә түгел. Алар күп һәм һәрберсендә төрле җәнлекләрне очратырга була. Кытайларда дүртенче ел хуҗасы Куян булса, вьетнамнарда — Мәче. Ә безнең халыкка бу ике йомшак җәнлек тә таныш һәм якын. Шуңа без Көнчыгыш календарена ышанырга теләсәк, алдагы ел хуҗасын икәү дип кабул итик.

Шулай итеп, алдагы елның тәхетен ике йомшак җәнлек билиячәк. Астрологлар бу елда күп вакытны якын кешеләр белән уздырырга, гаилә учагын ныгытырга киңәш итә. Алар ышандыруынча алдагы ел — гаилә кыйммәтләре елы булачак. Бәхетләр килсен!

Фото: cemicvet.mediasole.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев