Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кулланучыга: Футболка размеры туры килми, биркасы алынган. Нишләргә?

Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органына кулланучы сорау белән мөрәҗәгать иткән.

Кулланучы кибеттә футболка сатып ала. Өйгә алып кайтуга, биркасын һәм ярлыкны кисеп ала. Аннан футболканы киеп карый, тик размеры туры килми. Хәзер кулланучы футболканы кире кибеткә кайтара аламмы, дип сорый.

Белгечләр “Кулланучылар хокукын яклау турында”гы Россия Федерациясе  Законының 1нче пункты, 25нче маддәсенәтаянып, кулланучы азык-төлек булмаган  товарны, күрсәтелгән товар форма, габаритлар, фасон, төсе, үлчәме яки комплектациясе буенча туры килмәсә, сатып алган җирдән шундый ук товарга алмаштырырга хокуклы, дип аңлата.

Кулланучы, аны сатып алу көнен санамыйча, ундүрт көн дәвамында азык-төлек булмаган тиешле сыйфатлы товарны алмаштырырга хокуклы. Әгәр күрсәтелгән товар кулланылмаса, аның товар кыяфәте (вид), куллану үзлекләре, пломбалары, фабрика ярлыклары сакланса, шулай ук товар чегы яки касса чегы яисә күрсәтелгән товарга түләүне раслаучы башка документ булса, азык-төлек булмаган товарны алыштырып бирәчәкләр.

Кулланучылар хокукларын яклау турында Закон сатып алучыга 14 көн эчендә кибеткә сыйфатлы товарны кире кайтарырга һәм аның өчен түләнгән акчаларны таләп итәргә рөхсәт итә. Шул ук вакытта кире кайтарыла торган әйбернең товар кыяфәте (вид) булырга тиеш.

Бу товарда барлык завод ярлыклары, биркалары булуны аңлата. Трикотаж, баш киемнәре, эчке киемнәрнең маркировка буенча  стандартлары – ГОСТ 10581-91гә туры килә. Товар маркировкасы размер турында мәгълүмат бирергә тиеш. Әгәр дә сатып алучы мондый ярлыклар, тамагаларны һәм биркаларны бетерә (кисеп ала) икән,  кибет аңардан ыйфатлы әйбер кабул итәргә һәм аның өчен акчаны кире кайтарырга тиеш түгел.

Димәк, бу очракта кулланучы футболканы кире кире кайтара алмый.

https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев