Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кулланучы почмагы: дәгъваны кемгә белдерергә, маркетплейскамы, сатучыгамы?

Лениногорск кешесе Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына телефон аша мөрәҗәгать иткән.


Гражданин Ш.  электрон сәүдә мәйданчыгында сатып алынган товардагы җитешсезлекләрне ачыклауда кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарга аңлатма бирү үтенече белән мөрәҗәгать иткән.

Ул узган елның апрелендә электрон сәүдә мәйданчыгы  аша телевизор сатып алган. Товарның гарантия вакыты - 12 ай. Быел  гыйнвар аенда товарда кимчелекләр барлыкка килгән. Хәзер ул аптырашта: кемгә дәгъва белдерергә, маркетплейскамы  яки сатучыгамы?

Кулланучыга белгечләр «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы РФ Законына нигезләнеп аңлатма бирделәр.
Агрегатор (ягъни электрон сәүдә мәйданчыгы)  хуҗасы – юридик зат яки шәхси эшмәкәр, алар электрон исәпләү машиналары өчен программа хуҗалары яки сайтның «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендәге битләре хуҗалары. Алар кулланучыга билгеле бер товарга карата бер үк вакытта сатучының сату-алу килешүе төзү турындагы тәкъдиме белән танышу, сату-алу килешүе төзү, шулай ук әлеге товар өчен алдан түләп кую мөмкинлеге бирә.

РФ Законының 12 статьясының 2.1. пункты «Кулланучылар хокукларын яклау турында» нигезендә, гомуми кагыйдә буенча, агрегатор хуҗасы тарафыннан бирелгән мәгълүмат нигезендә, кулланучы белән төзелгән килешүне үтәү, кулланучыга тиешле сыйфатта товар тапшыру нәтиҗәсендә бозылган кулланучылар хокукларын үтәү, азык-төлек булмаган сыйфатлы товарны шундый ук товарга алмаштыру өчен,  нәкъ менә сатучы җаваплы.

Килеп туган очракта кулланучыга товар сатучыга дәгъва белән мөрәҗәгать итәргә киңәш иткәннәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев