Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кулланучы почмагы: кар машинасы - техник яктан катлаулы товар, алыштырып буламы?

Лениногорскилы Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт бүлегенә кулланучылар хокукы буенча кайбер закончалыкларны аңлатуларын сорап мөрәҗәгать иткән.


Лениногорскилы Яңа елга үзенә бүләк ясарга уйлаган һәм кар машинасын сатып алу турында сатучы белән килешү төзи.

Килешү нигезендә сатучы  күрсәтелгән адреска товарны башка шәһәрдән китерттергән. Сатып алучы товарны китереп җиткергән кибет хезмәткәре белән берлектә кар машинасының йөреш сыйфатын тикшереп карарга булалар, тик нәрсәдер  килеп чыкмый, кар машинасы двигателе эшләп торган җирдән хәрәкәт итүдән туктый.

Сатучы ватылу сәбәпләрен ачыклау өчен белгеч җибәрермен дип вәгъдә итә.  Ләкин вакыт үтә, ә белгеч килми. Сатып алучы, бу очракта куланучы дип әйтик, борчылып, ярдәм сорап, Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләренә мөрәҗәгать иткән.

Территориаль орган белгечләре “Куланучыларның хокукларын яклау турында” Законы буенча, аңлату эшләре алып барган. Техник яктан катлаулы товарга карата кулланучы, кимчелекләр ачыкланган очракта, сату-алу килешүен үтәүдән баш тартырга һәм мондый товар өчен түләнгән сумманы кире кайтаруны таләп итәргә хокуклы, яки аны шул ук маркадагы товарга  алмаштырырга хокуклы.  

“Кулланучыга дәгъва проектын әзерләүдә хокукый ярдәм күрсәтелде, - ди Әлмәт территориаль органы белгече Лилия Залятова. -  Бу очракта кулланучының сатучыга вакытында мөрәҗәгать итүе һәм кесә телефоны аша язышулар ярдәмендә үз таләпләрен белдерүе уңышлы килеп чыкты, ягъни сатып алынган көннән соң  унбиш көн эчендә бу эшләр башкарылды”, - ди.

Белгеч аңлатуынча, кулланучы таләпләрен үтәлмәгән очракта, ул судка мөрәҗәгать итәргә хокуклы. Территориаль орган белгечләре кирәк булганда дәгъва гаризасы проектын әзерләүдә ярдәм күрсәтәчәкләр.

 

фото: https://ru.freepik.com

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев