Кулланучы почмагы: товарны дистанцион сатып алганда нинди хокуклар бар?
Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына маркетплейсларда дистанцион ысул белән товар сатып алу мәсьәләләре буенча халыктан мөрәҗәгатьләр килеп тора.
Әйтик, менә мондый төрдәге мөрәҗәгать килеп ирешкән. “Маркетплейстан ясалма интеллект функциясе булган телевизор өчен яктырткыч сатып алдык. Товарны алганнан соң, яктырткыч инструкция нигезендә куелды әмма телевизорга тоташмады, чөнки җайланманың моделе телевизор моделе белән туры килмәде”, - дигән кулланучы.
Шуннан соң ул сатучыга акчаларны кире кайтару турындагы дәгъва белән мөрәҗәгать иткән. Сатучы, дәгъва алгач, товар карточкасында техник таләпләр турында мәгълүмат күрсәтелүенә сылтап, акчаны кире кайтарудан баш тарткан.
Бу очракта нинди хокуклар бар һәм ничек эш итәргә?
Дистанцион сату ысулы (аңа интернет-кибетләрдә һәм маркетплейсларда сатып алулар керә) вакытында кайтаруның гадиләштерелгән тәртибе гамәлдә. «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы нигезендә, кулланучы товарны тапшырганчы теләсә кайсы вакытта баш тартырга хокуклы, ә тапшырганнан соң, сәбәпләрен аңлатмаганда - 7 көн дәвамында.
Әгәр сезгә кире кайтару тәртибе һәм сроклары турында язма рәвештә мәгълүмат бирелмәгән булса, бу срок 3 айга кадәр арта.
Әлеге хокук товар карточкасындагы туры киләме – юкмы икәнлек булу-булмавына бәйле түгел. Әгәр товар туры килмәсә, кулланучы аны кире кайтарырга хокуклы. Сатучының бурычы – товарны кабул итү һәм акчаны кайтару, китерү чыгымнарын тотып калу.
Сатып алучы, таләпләре канәгатьләндерелмәгән очракта, үз теләге белән судка мөрәҗәгать итәргә хокуклы.
Ә мөрәҗәгать иткән кулланучыга консультация ярдәме күрсәтелә.
фото: ясалма интеллект
Следите за новостями на официальной странице Госалкогольинспекции Республики Татарстан https://vk.com/gosalcogolrt
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев