Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

«Күлмәктә туган»: Лениногорскида ачык коега төшкән кыр кәҗәсен коткарганнар

Аучы хәбәр иткән.

Иске, ачык коега төшкән кыр кәҗәсен Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының Лениногорск районы буенча хезмәткәрләре коткарган. Бу хакта ведомствоның Лениногорск районы буенча районара бүлек начальнигы Евгений Жиганов хәбәр итә. 

"Кыр кәҗәсенең коега төшүе турында хәбәр аучыдан килде. Ул Сугышлы авылыннан ерак түгел иске бер коеның төбендә кыр кәҗәсе барлыгын әйтте. Хайван 2 метр тирәнлектә булу сәбәпле, чыга алмый, аңа  ярдәм кирәк иде", - дип сөйләде Евгений Жиганов.

Хәбәр шимбә көндез килгән. Хезмәткәрләр шунда ук урынга чыгалар. Тик коены таба алмыйлар. Икенче көнне шаһитләр вакыйга урынының координатларын ачыклыйлар. Кыр кәҗәсе һәлак булмасын өчен, чокырга агач ботаклары да ташлыйлар. 

Баксаң, әлеге кое бер чокырда урнашкан, ә анда бары тик снегоходта гына барып була.  Евгений Жиганов әлеге урынга бара һәм үзе белән ветеринарны да ала. 

Коткару операциясендә берничә кеше катнаша. Алар кыр кәҗәсен автомобиль тросы ярдәмендә тартып чыгаралар. Ветеринар хайванны карый, карап торышка бернинди җәрәхәтләр тапмый. Кыр кәҗәсе нык курыккан була, коедан азат ителүгә ул урманга таба йөгерә. 

Жиганов әйтүенчә, элегрәк иске кое металл люк белән ябылган булган. Күрәсең, люкка кемдер кызыккан, каерып алып металлоломга тапшырганнардыр, ахры, ди. тагын шундый очрак кабатланмасын өчен, коткару операциясендә катнашучылар ачык чокырны  ботаклар белән каплаганнар.

 

фото: Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев