Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

«Күрше Фест»та Лениногорскидан «Дари добро» оешмасы җиңде

Күптән түгел Татарстанда «Күрше Фест» ишегалды чаралары халык конкурсына йомгак ясалды, җиңүчеләр арасында Лениногорскидан “Дари добро” инвалид-балалар әти-әниләре иҗтимагый оешмасы да бар.

“Күрше Фест” халык конкурсы Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов башлангычындагы “Безнең ишегалды” республика программасының бер дәвамы. Мондый проект әле илебезнең бер генә төбәгендә дә юк.

Конкурска республикадан барлыгы 585 гариза тапшырылган. 585 гаризаның 310ы үзмәшгульләрдән, ә 275е юридик затлардан кабул ителгән. Иң актив гариза бирүчеләр – Чаллы (109 гариза), Казан (92), Әлмәт районы (43), Түбән Кама (29), Менделеевск (22), Арча (19) һәм Лениногорск (19), Алексеевск (15) һәм Буа (15).

Бәйгедә 42 үзмәшгуль кеше һәм 22 юридик зат җиңүче булды. 

Лениногорскиның “Дари добро” оешмасы юридик затлар юнәлеше буенча гариза тапшырган.

“Безнең проект «Һəр гаилə - бер гаилə» («Каждая семья  - одна семья») дип атала. Без шушы тема буенча булачак чараларның идеясен уйлап таптык, аннары конкурс нигезләмәсе буенча ул чараларның сценарий планын төзергә, проект сметасын билгеләргә иде. Анкета тутырдык һәм конкурска җибәрдек. Безнең проект җиңүчеләр исемлегенә керде. Без грант хисабына өч ишегалдында чара уздырачакбыз”, - ди “Дари добро” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Гүзәл Нугуманова. 

Узачак чаралар программасында мастер-класслар, фотокүргәзмәләр, татар мәдәниятенә һәм шәһәр юбилеена багышланган викториналар да бар. 

Конкурста откан финанс ярдәмен чараларны оештыруга, җиһазларны арендалауга, катнашучыларга призлар алуга, транспорт чыгымнарына тотарга мөмкин. 


Республика буенча проектлар 15 июльдән 30 сентябрьгә кадәр гамәлгә куелачак. Чаралар календаре leto2025.tatar сайтында чыгачак. Лениногорскида “Дари добро” оештырачак чараларны без дә үз чиратыбызда сайтыбызда:

https://zamansulyshy.ru  яктыртып барырбыз. Безне сайттан укыгыз, социаль челтәрләрдә дә карап барыгыз. 
 

фото: https://vk.com/kurshefest

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев