Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Күрше районда шәхси йортта чыккан янгында хатын-кыз һәм бала үлгән

Бүген 10.44 сәгатьтә ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына бер катлы шәхси йортның януы турында хәбәр килде, дип яза «Татар-информ».

Янгын сүндерүчеләр ачыклаганча, шәхси торак йортның залында якынча 2 кв.метр мәйданда мебель янган.

Янгынны сүндергәндә 43 яшьлек хатын-кызның һәм 10 яшьлек кыз баланың мәетләре табылган.

11.30 сәгатьтә янгын тулысынча сүндерелгән.

Якынча мәгълүматлар буенча, янгын электр җиһазларын кулланганда иминлек кагыйдәләрен бозу сәбәпле килеп чыккан.

Азнакай районының Чалпы авылында була бу фаҗига. 

Гаилә башлыгы Алмазның Себергә эшкә киткән вакыты булган. “Олы кызлары ишетми, сөйләшми иде. Ул Бөгелмә интернатында калган. Өйдә Ландыш белән кече кызы гына булган. Ул бала дүртенче сыйныфта укый иде. Әлегә янгынның сәбәпләрен төгәл әйтмәделәр, – ди Альянус Мөхәммәтшин.

– Алмаз нишләр инде хәзер? Нинди зур хәсрәт килде бит. Алар авыру балаларын да яхшы карадылар. Елга бер Мәскәүгә алып барып, тикшертерләр иде. Авыл өчен зур кайгы. Алмаз үз авылыбызныкы, Ландыш Мөслим районыннан иде. Ландыш белән кызы йоклаган җирдән уянмаганнар инде. Өйгә кислород кермәгәч, ут чыгып, пыскып торган. Әлегә мин янган йортта идем. Күңелгә бик авыр. Якыннарын югалткан Алмазга, Ландышның якыннарына сабырлык телибез”.

"Татар-информ" сайтыннан

"В.Т." сайтыннан

Фото: МЧС России

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев