Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Күрше районнан Лениногорскига кунак булып килгән ир кешегә суд каршына басарга туры килде

Әмма закон каршында, ул гаепле дип табылса да, аңа карата җинаять эше туктатылды.

Лениногорскида яшәүче дусты янына килгән 35 яшьлек Азнакай кешесе, алкогольле эчемлекләр белән очрашуны бәйрәм иткәч, аның машинасын урлап киткән.

Исерек хәлдә чит кеше машинасында юлга чыккан азнакайлының, өстәвенә, машина йөртү таныклыгы да булмаган. Бәхетенә, аны юл хәрәкәте иминлеге инспекторы вакытында туктатып өлгергән.

Исерткеч эчемлек тәэсирендә башланган автосәяхәтнең азагы ничек тәмамланган булыр иде?!


Лениногорск суды хәсрәт-шоферны гаепле дип тапты.  Әмма дустының аңа карата бернинди дә дәгьва белдермәвен, ике арада татулык урнашуын исәпкә алып, җинаять эшен туктатты.

Исламия Галимова тәрҗемәсе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев