Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Кычыткан миллеге белән чабыну бик файдалы

Нинди миллекләр белән чабынасыз?

Өтеп, чагып алуына карамастан, кычыткан миллеге белән дә чабынырга өйрәнү шарт. Моңа күнегергә генә кирәк.

Бөтен җәй дәвамында үсеп утырган җиреннән өзеп алынган кычыткан миллеге белән рәхәтләнеп чабынырга була! Моның өчен 40-50 см озынлыктагы яшь үсентеләрне сайлап алалар. Себеркене кабарынкы итеп, кыска гына бәйлиләр (әлбәттә инде, пирчәткә киеп). Бик йомшак, бер кешегә генә җитәрлек булып чыга. Кычыткан себеркесен пешерүнең иң кулай һәм җиңел юлы болай. Башта – кайнар суга (әмма кайнап тормаска тиеш!), аннары салкын суга 3-5 секундка тыгып алалар. Бары шул гына.

Кычыткан миллегенең мускуллар, буыннар авыртканда ярдәме тия, радикулит, ревматизм авыруларын дәвалаучы бик яхшы чара булып тора.

 

Чыганак: https://yashel-uzan.ru

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев