Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Кыек куллы” лениногорскилыга 30 мең сум штраф бирелде

Шушы көннәрдә Лениногорск суды законсыз рәвештә эш кораллары саклана торган бинага үтеп кереп, аннан әйберләр урлаган җирле кешегә карата хөкем карары чыгарды.

Суд материалларыннан күренгәнчә, гаепләнүче беркем дә күрмәүдән файдаланып,  үзе эшләгән хезмәт оешмасындагы складка тәрәзә аша үтеп кергән һәм  төзелеш кирәк-яракларын, эш  коралларын урлаган.

Беренче юлы ул  складта сакланган әйберләрнең   күпчелеген ул үзенә бик тә кирәкле дип санап, аларның барсын да алып чыгарга ниятләгән. Әмма берьюлы шул кадәр зур күләмле урланган әйберләрне күтәреп китә алмаячагын аңлап, бер өлешен генә алып киткән. Калганнары артыннан икенче көнне килергә ниятләгән.

Бераз вакыттан соң ул планының икенче өлешен дә тормышка ашырган – хезмәт коралларының калганын да урлап чыккан. Аның җинаятьчел гамәлләре зыян күрүчегә шактый гына матди зарар китергән.

Суд утырышында хөкем ителүче гаебен тулысынча таныган һәм  кылган эшенә бик үкенүен белдергән.

Суд  кыек куллы лениногорскилыны РФ Җинаять кодексы 158 маддәсенең 2 өлешендәге, урлау яки башка саклау урынына законсыз үтеп керү турындагы “б” һәм “а” пунктларында күрсәтелгән җинаятьләрне  кылуда гаепле дип тапты. Гаепләнүчегә 30 000 сум күләмендә штраф рәвешендә җәза билгеләде.

Хөкем карары  әлегә законлы көченә кермәде һәм Татарстан Республикасы Югары Судына апелляция тәртибендә шикаять бирелергә мөмкин.

https://pixabay.com/ru/ фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Кыек куллы” лениногорскилыга 30 мең сум штраф бирелде