Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кыш кайчан җитәчәк? Халык синоптигы фаразы

Россия территориясендә аномаль җылылык күзәтелә.

Арча районының Ашытбаш авылыннан халык синоптигы Рәис абый Шәкүров та декабрьгә кадәр кышны көтмәскә куша.

– Нишләп кыш юк дип аптырыйлар. Узган елны да шулай ук иде бит. Былтыр 20 ноябрьдә мин бакча сукаладым. Ул көнне дә җылы иде, – дип искә алды ул. 

Кыш исә декабрьнең уннары тирәсендә генә киләчәк дип фаразлый. Агач сарысы да чыкмаган бит әле, ди. 

Унынчы декабрьгә кадәр бер метр калынлыкта кар яуса да, ул эреп бетәчәк икән. Чын кар шул декабрьнең беренче ун көнендә явачак. 

– Кыш – салкынрак, кары азрак булачак. Былтыр күпләп алган көрәкләре тузып өлгермәгәндер. Яңасы кирәкмәс. Былтыр, кыш бик карлы булачак, көрәкләрен әзерли торсыннар, дип әйткән идем, шулай булды да. Бер көнне шундый кирәк-яраклар сата торган кибеткә кергән идем, кул арбасы алдым. Сатучы шуңа ташлама ясады. Син кар күп явачак дигәч, көрәкләремне алып бетерделәр, ди. Бу көннәрдә кар кайчан явачак икән дип күп шалтыраталар. Сабыр итегез, әле кыш күренми, – диде ул.     

Ш.К.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев