Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ләйсән Латыпова: «Могҗизалар кыры»нда катнашу - балачак хыялы»

Хыял чынга ашты!

Якташыбыз Ләйсән Латыпова (кыз фамилиясе Төхвәтуллина) кызы Рамина белән Мәскәүдә Беренче каналда бара торган “Могҗизалар кыры” телевизион тапшыруда катнашып кайттылар. Тапшыру 29 ноябрьдә зәңгәр экраннардан күрсәтелде.

Ләйсән Латыпова – Сарабиккол авылы кызы. Лениногорскилылар аны мәдәни өлкәдә эшләүче хезмәткәр буларак хәтерлиләр. Тамашалар, концертларны алып барды, чараларның режиссеры иде. Аннары кияүгә чыккач, ире Айрат белән Түбән Новгород шәһәрендә яшәделәр. Бүгенге көндә Әлмәттә гомер итеп, өч бала үстерәләр. Олы кызлары – Рамина, аңа 9 яшь, Салаватка – 5, Арсланга киләсе елның маенда 3 яшь тула, ходай язса.

“Могҗизалар кыры” капитал –шоу 1990 елдан бирле телевизор сөюче тамашачыларны җомга көннәрдә зәңгәр экраннар янына җыя. Әлеге тапшыруны Ләйсән кечкенәдән үк карап бара икән. «Тапшыру – балачакның ямьле бер хатирәсе. Гел яратып карый идем, шул тапшыруда буласым килә иде. Мин бит әле шул тапшыру белән бер елгы, бер айда, бары 18 көн генә алданрак туганмын. Алып баручы Леонид Якубович – балачак тылсымчысы кебек минем өчен. Аннары уку, тормышлы булу беразга яраткан тапшырудан аерып торды. Ләкин балалар белән декрет ялында утырганда, янәдән шул тамашаны карый башладым һәм балачак хыялын тормышка ашырасым килә башлады, ничек тә Леонид Якубович пенсиягә киткәнче барып өлгерергә кирәк, дип уйладым», - дип сөйли Ләйсән.

Ләйсәннең кызы Рамина да әнисе белән тапшыру караганда, аның хыялы турында белеп ала. “Әни, нишләп без анда түгел соң әле” дип  әйтүе – Ләйсәнгә алга куйган максат кебек яңгырый, ул шуңа ирешергә әзерләнә башлый.

«Бала хыялны ишетте бит, ул да көтә башлады. Бала сүзе миңа мотиватор булды», - ди. Шуннан Ләйсән барачагына күңеленнән үзе дә ышана һәм тапшыруда катнашу өчен нәрсә эшләргә кирәк икәне белән кызыксына башлый.

Сорауларга җавапларны һәм анкетаны тутырып җибәрә.  Электрон почтасына Мәскүдән хат килә, аны тапшыруга төшәргә чакыралар (ул тапшыруга төшүнең вакытын соңракка күчерттерә, сентябрь аенда ук төшәргә тиеш булган).

Ни хикмәт, тапшыруның туган көнендә – 25-26 октябрьдә безнең Ләйсәнебез кызы Рамина белән тапшыруда төшәләр.
Мәскәүгә гаилә белән бергәләп баралар.

«Оештыру ягына килгәндә, барысы да төгәл, анык, буш сүзләр юк, минутка кадәр план буенча бара. Билгеле, тапшыруга төшүнең үз кагыйдәләре бар. Мин тапшыру барышында 5 пунктны билгеләп куйдым: беренчесе – җыр башкару, икенчесе – кызым шигырь сөйли, аннары алып барган бүләкләрне тапшыру, аннары сәламнәр җибәрергә һәм әлбәттә, Леонид Якубовичны кочакларга! Барлык 5 пункт та үтәлде!» – ди шатланып Ләйсән.

Ләйсән “Могҗизалар кыры”нда Сарабиккол турында җырны кызы белән бергәләп башкардылар. Татар телендә! Шунысы мөһим: тапшыру барышында милли үзенчәлекне саклап калганнар.

“Шулай ук сәламнәрне үз телемдә җиткердем, аның да тәрҗемәсен әзерләдем. Сәлам әйткәндә, каушавымнан Түбән Новгородка дигән сәламем онытылып калган”, - ди.

Сәламнәрне Лениногорск, Сарабиккол, Әлмәт якларына, 93 яшьлек бабасына да аерым җибәрде ул.

Тапшыруда 9 яшьлек Рамина әнисе язган шигырьне сәнгатьле итеп, ялгышмыйча сөйләде.

Якташларыбызның костюмнары да күз явын алырлык иде.

«Күңелемдә канәгатьләнү хисе шулкадәр көчле. Үз җиңүем яуланды дип уйлыйм. Тапшыруны карап, безгә көч биреп торган, безгә җан атып торучыларга, безнең белән булучыларга, гаиләмә, иремә – барысына да зур рәхмәт. Тапшыруны карап, соңыннан матур, җылы сүзләр язып җибәрүләре – бик рәхәт булды», - дип сөйләде Ләйсән Латыпова.

 

Язма кыскартылды,  тулысынча «Заман сулышы» газетында 6 декабрь санында укый аласыз.

Розалия Мостафина.

фото: Ләйсән Латыповадан.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев