Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ленинград камалышында булучыларга һәм шәһәрне яклаучыларга бер тапкыр 50 мең сум бирәләр

Әлеге документ хокукый мәгълүмат рәсми порталында чыкты.

Россия Президенты Владимир Путин Ленинград камалышында калучыларга һәм шәһәрне яклаучыларга 50 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү турында карар имзалады.

Түләү Ленинград камалышы боҗрасын өзүнең 80 еллыгына багышлана.

«2023 елның декабре - 2024 елның гыйнварында «Ленинградны саклаган өчен» медале яки «Камалыштагы Ленинградта яшәүчегә» билгесе белән бүләкләнгән Россия Федерациясе гражданнарына бер тапкыр бирелә торган 50 000 сум күләмендә түләүне башкарырга», — диелә текстта.

Түләү вакыты һәм тәртибе, шулай ук аны финанслау чыганагы белән тәэмин итү Россия Хөкүмәтенә йөкләнә. Карар имзаланган көннән үз көченә керә.

 

 https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев