Лениногорск шахматчылары республиканың көньяк-көнчыгышы һәвәскәрләр лигасында җиңү яуладылар
Нефтьчеләр көненә багышлап үткәрелгән һәвәскәрләр лигасының бу этабы «Нефтьче шәһәрләр Кубогының XXIV төбәк шахмат турниры» буларак узды
Ярышлар Баулыда узды, ул барлык нефтьче шәһәрләрдән уенчыларны үзенә җыйган иде.
Турнир тугыз турда, Швейцария системасы буенча уйналды.
Шахмат бәйгесендә Татарстанның һәм Башкортстанның 102 шахматчысы катнашты. Шул ук турнир кысаларында ветераннар командалары арасында да Беренчелек узды. Анда Бөгелмә, Җәлил, Туймазы, Баулы, Октябрьский шәһәрләре командалары катнашты.
Уен нәтиҗәләре буенча өч җиңүче билгеләнде, алар безнең якташларыбыз Владимир Шуваткин һәм Андрей Шуваткин, тагын бер җиңүче Зәйдән – Василий Васильев.
Ветеран-шахматчылар арасында безнең Динара Сафиюллина иң көчле шахматчы хатын-кызларның берсе булды.
Команда зачетында Лениногорск шәһәре җыелма командасы җиңү яулады. Икенче урында – Баулы шахматчылары, өченче урында – бөгелмәлеләр.
Абсолют зачетта турнир чемпионы исеменә Николай Мукаев лаек булды. Көмеш медаль иясе дә лениногорскилы, ул - Владимир Шуваткин.
Фотолар шахмат мәктәбеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев