Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск әдәби марафончылары - китап уку гадәтен арттыру юлында

Күптән түгел Лениногорск районының татар әдәбиятын сөючеләре Казанда 29нчы #Әдәбимарафон проектының финалистларын бүләкләү тантанасында катнашты

 XXIX нчы әдәби марафонның финалына үтүчеләр арасында  лениногорскилылар бар.

29нчы әдәби марафон финалистлары исемлегендә Лениногорскидан – 28 кеше. Шуларның уникесе Казанда узган тантанага барып кайтты. Бару дигәннән, алдагы елларда башкалага бару, транспорт мәсьәләсе белән бераз авыррак булган иде. Җиңел машинага гына сыймыйлар, автобус кирәк. Бу юлы исә әдәби марафончыларга транспорт мәсьәләсен җайлап бирүдә район башлыгы урынбасары Галия Урманова һәм Мәдәният идарәсе җитәкчесе Гөлнара Зарипова ярдәм иткән. Әдәби марафончылар җайлы гына барып кайтканнар һәм алар транспорт өчен бик зур рәхмәтле.

«Бүләкләү тантанасын оештыру дәрәҗәсе шулкадәр яхшы иде. Чарада 4 сәгать ярым вакытның узганы сизелмәде дә.  Без – лениногорскилылар, әдәби марафон проекты авторы Раил Гатауллинның халкыбызга армый-талмый хезмәт итүен югары бәялибез. Аңа шундый зур чараны оештырганы өчен хөрмәт белдерәбез», - ди әдәби марафончы Ләйсән Рахманова-Шәмсуарова.

Әдәби марафонда катнашучы, шулай ук катнашучыларны командага туплаган һәм аларга ярдәм итүче, хаталарын төзәтүче әдәби әйдаманнар да була. Әдәби әйдаманнарга ким дигәндә 10 кешедән торучы команда тупларга кирәк. Аннары аларга билгеле бер дәрәҗә бирелә: башлаучы, тәҗрибәле, оста, көмеш, алтын һәм платина дәрәҗәләрендәге әйдаманнар бар икән.

Безнең Лениногорск районыннан әдәби әйдаман ул – Ләйсән Рахманова. Ул әйдаманнарның беренче унлыгына кергән, 6нчы урында, “оста” дәрәҗәсендәге әйдаман. Ләйсән – үз эшенең остасы, марафончыларны бер чатка туплап, шунда аралашып, анкеталар тутыруда ярдәм итешә, марафонда катнашырга чакыра.

Әйтик, китапханә хезмәткәре Адилә Юнысованы марафонда катнашырга Ләйсән чакырган. «Мин Ләйсән Таһир кызыннан катнашу тәкъдиме алдым. Менә өченче әдәби марафонны уздым. Бүләкләү тантанасына да бару бәхетенә ирештем. Беренче тапкыр катнашканда Альберт Хәсәнов иҗатын, икенче юлы Гомәр Бәширов әсәрен, өченчесендә исә якташ шагыйребез Таһир Шәмсуаровның шигырьләрен укыдым. Әдәби марафон китап укуны гадәткә кертергә булыша. Кешене дисциплинага, тәртипкә өйрәтә. Үзеңә иҗат рухы, илһам аласың», - дип фикерләре белән уртаклашты Тимәш китапханәсендә эшләүче Адилә Юнысова.

«Тантанада әдәби әйдаманнарның тынгысыз хезмәтенә дә зур игътибар бирелде. Әдәби әйдаман буларак, Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хатын алдым. Шулай ук “Сөембикә” журналы хезмәткәре, журналист, “Әниләр марафоны” проекты авторы, үзе дә әдәби марафончы Динара Әхмәттән бүләк алу да көтелмәгән вакыйга булды. Яшәсен татар әдәбияты, яшәсен әдәби марафон», - ди Ләйсән ханым.

Аның әйтүенчә, тантанада Татарстанның атказанган һәм халык артисты Рөстәм Закиров белән якташыбыз Люция Мусина һәм аларның кызы Миләүшә, артист Илшат Вәлиев һәм башкалар чыгыш ясаган.

2025 елның 1 гыйнварыннан чираттагы әдәби марафон башланып китә. 21 көн дәвамында китап укып, өзеген социаль челтәрдәге сәхифәгә урнаштырып барырга кирәк.

«Безнең максат – Лениногорск районы әдәби марафончылары санын арттыру, күбрәк кешегә татар әдәбиятын тарату, күңелгә ятышлы теленең матурлыгын күрсәтү», - ди Ләйсән Таһир кызы.

Розалия Мостафина

фотолар: Л. Шәмсуаровадан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев