Лениногорск автоинспекциясе хезмәткәрләре өлкәннәр белән иминлек дәресе уздырды
Лениногорскиның “Долголетие” үзәгендә юл иминлеге хезмәткәрләре шәһәрнең өлкән яшьтәге кешеләре белән очрашу үткәрде.
Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре уздырган чара юл хәрәкәте кагыйдәләре һәм юлда үз-үзеңне саклауга багышланды.
Өлкән яшьтәге лениногорскилылар белән үткәрелгән бу очрашуда “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт бюджет учреждениесе”нең Лениногорск профилактика бүлеге башлыгы Эльвира Кирдянова һәм дәүләт автоинспекциясе вәкиле Анастасия Ибряева катнашучыларга аларга юл иминлеге кагыйдәләрен үтәмәүнең нинди фаҗигаләр тудыруы турында сөйләделәр.
Аннан авария нәтиҗәләре турында видеофильм күрсәттеләр. Алар юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген тагын бер кат искәрттеләр. Соңыннан барлык катнашучыларга яктылыкны кире кайтара торган элемент – фликерлар өләштеләр.
Киемгә беркетелә торган бу элементларның караңгы вакытта җәяүле кешегә аеруча кирәклеге, аларның кеше сәламәтлеген, кайсыбер очракта- гомерен саклап калырга ярдәм итүен ассызыкладылар.
фотолар: Эльвиря Кирдяновадан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев