Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск Балалар йорты тәрбияләнүчеләре Россия космонавты белән очрашты

Лениногорск Балалар йортына «Роскосмос»ның космонавт-сынаучысы Сергей Рыжиков килде, балалар белән очрашты.

 

Сергей Рыжиков -  Татарстаннан галәмгә очкан беренче космонавт. Тумышы белән Бөгелмәдән.  Ул озак еллар Төмән өлкәсендә яшәгән. Югары хәрби авиация очучылар училищесын төгәлләгән. Ул 700 сәгатьтән артык очыш ясаган очучы, «Роскосмос»ның космонавт-сынаучысы.  2016 елның октябрендә Байконур космодромыннан «Союз МС-02» корабле космоска очты. Әлеге корабльдәге 3 кешелек экипажны Татарстан егете Сергей Рыжиков җитәкләгән. Корабль Халыкара космик станциясенә чыгып, тәҗрибәләр үткәргәннәр.

Лениногорск Балалар йортында тәрбияләнүчеләр  космонавтка космоска очу, космик корабльдәге тормыш турында сораулар бирделәр. Аларны космоска очу куркынычмы, очыш ничә ай дәвам итүе кызыксындыра һәм хәтта орбита станциясенә  кунакка килү мөмкинме дип тә сорадылар.

Балалар космонавтны бәйрәм белән котладылар, аңа кечкенә концерт күрсәттеләр. Очрашу ахырында Сергей Рыжиков хөрмәтле кунаклар китабына култамгасын  куйды.

 

фото: Әнисә Мельникова

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев