Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск балалар китапханәсе хезмәткәрләре «101 булып ярдәмгә килде»

Лениногорскиның Ю.Гагарин исемендәге Балалар китапханәсе хезмәткәрләре балалар бакчалары өчен чараларны бакчаның үзенә килеп тә үткәрәләр.

Күптән түгел әйдәп баручы китапханәче Ләйсән Галимова һәм китапханәче  Гүзәл Салдаева  3нче бакча тәрбияләнүчеләре өчен кызыклы уен әзерләп килгән иде.

“101 ярдәмгә килә” уены мавыктыргыч та һәм танып белүгә дә нигезләнгән. Китапханәче Ләйсән Галимова бу чарага “шырпы” булып киенеп килде һәм балалар белән уен формасында сөйләшү уздырды. Шырпы белән уйнарга ярамый икәнен бакчага йөрүче нәниләр беләләр.

Алар бу көнне бергәләп “янгынны сүндереп” карадылар, янгын вакытында дөрес итеп коткару хезмәтенә шалтыратырга өйрәнделәр һәм иң мөһиме – янгын сүндерү буенча телефон номерларын исләрендә калдырдылар.

Соңыннан Л. Толстойның «Пожарные собаки» хикәясен китапханәчеләр балаларга укыдылар.

фотолар: https://vk.com/len.detbibl

Лениногорск яңалыкларын безнең Телеграм-каналда https://t.me/zaman_sulyshy укыгыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев