Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск балалар музыка мәктәбендә төрле еллардагы чыгарылыш сыйныф укучылары белән очрашу үтте (фотолар)

Балалар музыка мәктәбендә мондый очрашулар ел саен үткәрелә. Әлбәттә, укучылар һәрвакыт музыкаль бүләкләр белән киләләр икән. Быелгы очрашу да бик күңелле үтте.

Килгән чыгарылыш сыйныф укучылары арасында Азалия Мәгъсүмова,  Алия Зитханова, Ксения Корниенко, Анастасия Аганина, Татьяна Хлапова, Алинә Хөснетдинова, Елизавета Бузерова бар иде.

Мәсәлән, Азалия Мәгүсүмова укыган еллары турында болай дип искә ала: "Лениногорск музыка мәктәбендә укыганыма мин бик шат. Беренче дәресләремне нәкъ менә биредә алдым, безгә белем биргән укытучыларга рәхмәтлемен», - дип сөйли Азалия.

Шулай ук, Казан консерваториясе студенты Алинә Хөснетдинова матур чыгышы белән сөендерде. Ул Казан консерваториясендә укый, актив концерт эшчәнлеге алып бара. 2023 елда Татарстанның 15 яшь вокалисты арасында Шаляпин стипендиясенә кандидат булып тора.

Елизавета Бузерова - фортепьяно классы буенча Балалар музыка мәктәбен тәмамлаган, бүгенге көндә Санкт-Петербург консерваториясе студенты. Яңа корал - органны сайлаган. Очрашуда Әлмәт музыка көллияте студенты Арина Кулкова белән фортепьянода дуэт уйнады.

Музыка белән бәйле булмаган һөнәрне сайлаучылар да бар иде очрашуда. Ләкин, алар музыка кораллары белән аерылмый. Менә шундыйлардан Полина Хлапова, Никита Лапицкий, Иван Пронин, Михаил Осиповны атарга була.

Михаил, мәсәлән, Самарада шәһәренең техник университетында укый. Очрашуда Василий Агапкинның «Славянка белән хушлашу» маршын аккордеонда башкарды.

"Укучылар белән очрашу безнең традициягә әйләнде. Бу очрашулар укытучылар һәм студентлар өчен дә мөһим. Безгә аларның профессиональ үсүләрен күзәтергә мөмкинлек бирә.», - ди директор урынбасары Анна Хлапова.

Асия Мәхмүтова

Рамия Гарифуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев