Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск Балалар рәсем сәнгате мәктәбендә рәссам Мөдәррис Минһаҗевның күргәзмәсе ачылды (+фотолар)

Лениногорскиның М. Хәертдинов исемендәге Балалар рәсем сәнгате мәктәбендә Татарстанның халык рәссамы Мөдәррис Минһаҗевның шәхси күргәзмәсе ачылды.

Әле күргәзмә рәссамның октябрь аенда булачак юбилее уңаеннан оештырылган. Лениногорск – Мөдәррис Мөхетдинович өчен чит түгел, ул үзенең шактый гомерен шәһәребездә үткәрде. Биредә ул профессиональ яктан ныгыды, тәҗрибә туплады, диделәр күргәзмәгә килүче иҗатташ дуслары.

“Мин Лениногорскида эшләгән елларымны сагынып искә алам, - ди үзе дә рәссам Мөдәррис Минһаҗев. – Мин Казанга Татарстан Рәссамнар берлеге чакыруы буенча киттем. Көньяк-көнчыгыштагы рәссамнар белән эшләве рәхәт, җиңел булды”, - ди.

Күргәзмәдә майлы буяулар белән ясалган картиналар тәкъдим ителгән. Анда килүчеләр индустриаль һәм табигый пейзажлар, портретлар һәм натюрмортлар күрә алды.  Рәссам иҗатындагы яңа юнәлеш буларак, орнамент темасына аерым игътибар бирелгән.

Мөдәррис Мөхетдиновичны күргәзмә ачылу уңаеннан Лениногорск районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлнара Вагизова, Мәдәният идарәсе җитәкчесе Гөлнара Зарипова, Балалар рәсем сәнгате мәктәбе укытучылары, җырчы, шагыйрә Гөләндәм Кәбирова һәм күрше районнардан килгән рәссамнар котлады.

Күргәзмә рәсем сәнгате мәктәбендә октябрь урталарына кадәр булачак.

Октябрьдә исә Туган якны өйрәнү музеенда да Мөдәррис Минһаҗевның картиналарын күрә алачакбыз.  Анда да күргәзмә ачылачак. Музейдагы күргәзмәдә яңа эшләр – яңа картиналар да булачак.

Розалия Мостафина

Автор фотолары

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев