Лениногорск балыкчылары, сак булыгыз, боз өсте юкарды
Лениногорск шәһәренең 7 нче эзләү-коткару отряды белгечләре балыкчыларны кисәтә – бозның калынлыгы сиксән процентка кимегән.
Лениногорск шәһәрендә биш сулык бар. Аларга көн саен рейдлар ясала.
7 нче эзләү-коткару отряды бүлеге начальнигы Салих Сәхапов әйтүенчә, кышкы сезонда балык тотуны яратучыларга сак булырга, әйсә бозга хәзерге вакытта бөтенләй дә чыкмаска кирәк.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча, 15 мартка бозның калынлыгы 0,5 метр тәшкил итә, бозның ныклыгы 80 процентка кадәр кимегән.
Әгәр дә, боз өстенә балык тотарга чыккансыз икән, төшке аш вакытында кайтырга теләсәгез, боз өстендә инде су күренсә нәрсә эшләргә? Мондый очракта нинди юлдан килгән булсагыз, кабат шул юл белән генә кайтырга киңәш итәбез", - ди Салих Сәхапов.
Рейдлар барышында коткаручылар балыкчылар белән сөйләшә, кисәтә, памяткалар тапшыра.
Автор: Асия Мәхмүтова
Фото: 7 нче эзләү-коткару отряды бүлеге
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев