Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск Бөек Җиңү көнен бәйрәм итә

Бөек Җиңүнең 76 еллык юбилее уңаеннан бәйрәм чаралары шәһәрнең үзәк мәйданында башланып китте. Лениногрскида яшәүчеләр иртәнге якта шунда агылды.

Сугыш һәм тыл ветераннарын олылау-хөрмәтләү, үсеп килүче яшь буынны патриотлык  рухында тәрбияләү, үткән тарихыбыз белән горурлык  бәйрәмен шәһәребез халкы бердәм рәвештә зурлап бәйрәм итә. Бүгенге Җиңү парадын,  Лениногорскида озак еллардан бирле сакланып килгән традиция буенча барабанчы кызлар башлап җибәрде. Аннары мәйданнан бер-бер артлы яшь армиячеләр, мәктәп укучылары, сугышчан туганлык оешмасы вәкилләре үтте. Сугыш һәм тыл ветераннарын, шәһәр халкын муниципаль район башлыгы Рәгать Хөсәенов котлады. Мәдәният йортының үзешчән артистлары, тәм-томнар куелган сату рәтләре, аеруча һава торышының  җылы- аяз булуы көтеп алган данлы бәйрәмне тагы да күркәмрәк итә төште. Бәйрәм әле дәвам итә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев