Лениногорск боксчылары өч алтын медаль алып кайтты
Лениногорск боксчы кызлар командасының медальләр җыелмасы тагын өч алтынга арта төште. Медальләрнең бронзалары да бар – аларның барсын да безнең боксчы кызлар һәм малайлар Ижевскидан алып кайттылар.
Шушы көннәрдә 13-14 яшьлек үсмер малайлар һәм кызлар арасында бокс буенча Идел буе федераль округы беренчелеге булып узды.
Татарстан Республикасы командасы составында Лениногорск 3 нче комплекслы спорт мәктәбенең бокс бүлегеннән 3 кыз катнашты.
Кызларның тренерлар Артур Галиуллин һәм Егор Жупиковның, аларның ярышларга әзерләүдә зур тырышлык куюлары башлангыч нәтиҗәләрдән үк билгеле булды.
)).jpg)
Бәгедә боксчы кызлардан, 11 нче мәктәп укучысы Надежда Терентьева һәм 2 нче мәктәптә белем алучы Дарья Антипова 1 нче урыннарны яуладылар, ә 13 нче мәктәп укучысы Дарья Рассадкина дәрәҗәле 3 нче урынны алуга иреште.
).jpg)
Республика буенча гомуми нәтиҗә: малайларда – 3, кызларда -2 алтын.
.jpg)
Бронза медальләргә килгәндә, аларның өчесен малайлар, ә җидесен кызлар яулап алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев