Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск буасында балыкларның ни сәбәпле һәлак булуы ачыкланган

Моннан бераз вакыт элек Лениногорскиның Менделеев урамындагы буада бик күп күләмдә балык һәлак булуы турында, массакүләм матбугат чаралары да, интернет челтәрләре дә язып чыккан иде. Әлеге очрактан соң, республика экологлары буа суының сотавын тикшерделәр.

Белгечләр балыкның  буага төрле пычрак калдык-постыклар агызудан һәлак булуын ачыклаган. Экологлар алган  су пробаларында, аммоний-ион һәм фосфат-ион буенча зарарлы матдәләр,  рөхсәт ителгән концентрациядән күпкә артыграк булган дип хәбәр итә Татарстан прокуратурасы матбугат хезмәте.

Су составында әлеге матдәләрнең артып китүе, елга-күлләр,буаларга, аларның пычрануына иң төп сәбәпче булган коммуналь чистарту корылмалары, сәнәгать калдыклары җыела торган урыннар, терлекчелек фермалары, тирес һәм азотлы ашлама калдыклары өемнәренең  бик якында булуыннан, яисә калдык-постыкларның турыдан –туры суга ташлануыннан килеп чыга.

Яз көне Лениногорск буасындагы  балыкны һәлак итүчеләрне хокук сакчылары эзли. Биоресурсларга китерелгән зыян 937 мең сумга бәяләнгән. Тикшерүчеләр “сулыкларны  хайваннарның күпләп үлүенә китерерлек итеп пычрату”маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев