Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск делегатлары «Милләт җыены»ндагы хис-кичерешләрен җиткерә

Зур чарада булдылар

Татарстанда  “Милләт җыены” узды. Әлеге зур чарада  Лениногорск районыннан Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсе җитәкчесе – Ләйсән Рахманова-Шәмсуарова һәм «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җирле бүлеге җитәкчесе – Тәслимә Рафикова катнашты.

“Милләт Җыены” Бөтендөнья татар конгрессының ике корылтае арасында көнүзәк агымдагы мәсьәләләрне хәл итү һәм хәзерге заман шартларында татар милләте үсешенең хәлиткеч юнәлешләрен билгеләү максатыннан үткәрелә. Форумга 68 төбәктән, 27 илдән делегатлар җыелган.

Быел Милләт Җыены яңа форматта оештырылган. “Чара кысаларында бер үк вакытта VII Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы, IX Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм Бөтенроссия татар Туган якны өйрәнүчеләр җыены да узды”, - ди Ләйсән Рахманова-Шәмсуарова.

Җыенның тантаналы ачылышы, «Печән базары» шәһәр татар мәдәнияте һәм дизайны фестивале, Татарстанның Тәтеш муниципаль районына сәяхәт (татар хатын-кызлары форумы делегатлары өчен), Татарстанның Биектау муниципаль районына сәяхәт (Туган якны өйрәнүчеләр җыенында катнашучылар өчен), Татарстанның Арча районына сәяхәт (чакырылган кунаклар өчен), Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында “Милләт Җыены”ның йомгаклау пленар утырышы узган.

-    Безне – татар хатын-кызлары форумы делегатларын Тәтешкә сәяхәткә алып киттеләр. Яңгыр безне шактый гына озата барды. Берничә сәгатьтән күзгә әле генә урып алынган икмәк кырлары, инде көзгә сөрелә башлаган басулар да күзгә ташланды. Монда нәкъ җырдагыча: игенченең уңганлыгы кырларыннан күренә. Күбебез Тәтештә беренче тапкыр. Без булган Әтрәч җирлеге аеруча күңелгә кереп калды. Урак өсте, халык бәрәңге казыган вакытта килсәк тә, бөтен эшләрен ташлап, җиренә җиткереп, әзерләнеп, көткәннәр безне. Мәчет картлары  янәшәсендә басып, сабыйлар азан әйтә, гармунчылар өздереп гармунда уйный, җырчы апаларыбыз моңлы җыр суза, кунакларны шулай сәламләделәр. Шушы авылны яшәтүче үрнәк гаиләләрне күреп сөендек без биредә. “Ана хакы” дигән төшенчәне  бар тирәнлеге белән аңлап, тормыш тәҗрибәләреннән чыгып, аңлатып бирде алар. “Ана хакы” ул – бары тик әниләр генә матур теләкләр тели-тели тутырган мендәрләрдә, затлы чигү үрнәкләренең төсендә, табын күрке булган һәр ризыкта да чагыла. Ризык дигәннән, үзләренчә пешерелгән  юка, бер җирдә дә күрелмәгән “Балан катыгы” белән сыйлады алар безне. Ана хакын, туган җир хакын хаклап, авылларында калган, туган нигезләрен саклап, әби-бабадан калган шөгыльләрен дәвам итүче умартачылар, әнисеннән алган илһам утын сүндермичә яшәтүче шагыйрь, көй язучылар, гармунчылар белән таныштык без Әтрәчтә. Тиңе булмаган "Балык музее", гайрәтле Иделе, Иделдән дә киңрәк күңелле халкы, таулары кебек горур егет-кызлары  сокландырды Тәтештә. Милләтебезнең телен, рухын саклап калу өчен зур хезмәт куела бу төбәктә, дигән фикергә килдек без – ак калфаклылар, - дип фикерен белдерде Тәслимә Рафикова. 

Аннары форумда катнашучылар Тәтеш мәдәният йортында «Ана хакы» дип исемләнгән пленар утырышта катнаштылар.

Утырыш ахырында  бүләкләүләр булды. Лениногорск “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Тәслимә Рафикова “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен” Бөтендөнья Татар конгрессы Халыкара берлеге медале белән бүләкләнде.

 

фотолар: Л. Рахманова-Шәмсуаровадан

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев