Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск егетләре “Запорожец”лар узышында Арчада җиңү яулады

Арчада Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 33 ел тулу уңаеннан ретро-автомобильләрдә узышлар үткәрелде.

 

 Анда 5 районнан 30га якын катнашучы булган. Әлбәттә, безнең Лениногорск узышчылары мондый ярыштан читтә калмады. Керкәле авылыннан дүрт машина, Зеленая Рощадан ике машина, Шөгердән 1 машина – ретро автомобильләр катнашты.

Сигез заезддан торган узышлардан соң, финал ярышында Лениногорск егетләре барысыннан да җитез икәнлекләрен күрсәтте. Беренче урында Зеленая Рощадан Валерий Васильев. Икенче урында – Шөгердән Айрат Исмәгыйлев.
Шунысын да әйтергә кирәк: ир-егетләр Лениногорскидан “Запорожец” машиналарында узышырга берничә ел рәттән Арчага баралар һәм һәрвакыт алдынгы урыннарны алып кайталар. Әйтик, узган ел беренче өч урынны да безнекеләр алган иде.

Безнең районда ретро автомобиль сөючеләрнең үз клубы эшләп килә. Аның җитәкчесе – Ленар Бигманов. Арчага да егетләрне алып баруны ул оештырган. Ретро-клубта 37 кеше, алар машиналарны төзекләндерә, ярышларга әзерлиләр. “Хәзер безнең машиналар 40 яшьлекләр. Мондый ярышларңда барысы да уңыш ничек елмаюга бәйле. Без Арчада узасы ярышка алдан ныклы әзерлек белән бардык. Машиналар җылы гаражда торды. Арчада безне бик яхшы каршы алдылар. Барыбыз да гади авыл малайлары булсак та, безне “Лениногорск спортчылары” килде дип каршы алдылар. Ярышлар югары дәрәҗәдә узды. Кыр кухнясы эшләде”, - дип сөйли Ленар Бигманов.

Фотолар: http://arskmedia.ru

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ретро автомобиль узыш Запорожец