Лениногорск эшсезләрен укуларга җибәрделәр
Лениногорск Мәшгульлек үзәге сигез эшсез гражданнарны хезмәт базарында сорала торган һөнәр буенча укытуларга җибәрде. “Скважиналарга капиталь ремонт бораулаучысы ярдәмчесе”, “СЕ” категорияле машина йөртүче”, “Чәчтараш” кебек һөнәрләр буенча укыячаклар.
Укытуларны “Нефтеавтоматика” үзәге, “РУЦПК” һәм “ДОСААФ” учреждениеләре алып барачак. Алар белән тиешле дәүләт контрактлары төзелгән.
Быел Мәшгульлек үзәге юлламасы буенча һөнәри укытуларны, квалификация үстерү буенча укуларны 120 эшсез граждан үтәчәк.
Мәшгульлек үзәге ( http://leninogorsktrud.ru)
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз.
Нет комментариев