Лениногорск – Геройлар үстергән төбәк: Ватан Геройлары көне билгеләп үтелә
9 декабрь — Ватан Геройлары көне буларак билгеләп үтелә.
Ул төрле чорларда халкыбыз һәм дәүләт мәнфәгатьләре өчен тырышлык куйган, сугышчан һәм хезмәт батырлыклары кылган фидакарьләрне – Ватанның данлыклы улларын һәм кызларын хөрмәтләү йөзеннән булдырылды.
Советлар Союзы Геройлары, Россия Федерациясе Геройлары, Социалистик Хезмәт Геройлары һәм Россия Федерациясе Хезмәт Геройлары, Изге Георгий Ордены һәм Дан Ордены кавалерлары безнең өчен батырлык һәм кыюлык, үз-үзеңне аямыйча туган илгә хезмәт итү үрнәге булып тора.
Лениногорск җире – илебезгә 12 Советлар Союзы Геройлары, Дан орденының өч тулы кавалерын биргән төбәк. 2022 елда Ватан Геройлары исемлеге артты. РФ Президенты Указы нигезендә, “хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы, кыюлыгы һәм фидакарьлеге өчен” махсус хәрби операциядә һәлак булган өлкән лейтенант Дамир Нәзир улы Исламовка вафатыннан соң Россия Федерациясе Герое исеме бирелде.
Лениногорскида Геройлар Аллеясында Советлар Союзы һәм Россия Федерациясе Геройларының бюстлары һәм Дан орденының 3 тулы кавалеры рельефлары төшерелгән мемориал плитә урнаштырылган, Советлар Союзы Геройларының туган авылларында алар истәлегенә геройларның исемнәре язылган обелисклар бар.
Бүген Мәңгелек ут һәйкәленә һәм Дамир Исламов мемориалына чәчәкләр салынды. Бер минут тынлык белән яу кырыннан кайтмаучыларны искә алдылар.
Рамия Гарифуллина фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев