Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск янгын сүндерү хезмәте кисәтә: балкон - буяу һәм лак саклау урыны түгел

Үткән атнада Лениногорскидагы йортларның бер фатирында янгын чыккан. Янгынга каршы хезмәт бүлегендә ут кабуның сәбәбе –фатир хуҗаларының ваемсызлыгы,куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве дип фаразлыйлар.

Күпкатлы йорт фатирының балконына ут капкан, бу турыда 66 нчы янгын сүндерү бүлегенә хәбәр килеп ирешүгә, алар кичекмәстән  адрес буенча  юнәлгәннәр. Янгынны вакытында, фатирга һәм тирә-күршеләргә зыян китереп өлгергәнче, сүндергәннәр.

Фатир хуҗалары төзекләндерү эшләре өчен кирәк булган буяу һәм лак ише нәрсәләрне балконга куйган булган булган, ут шул эйберләргә капкан. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк. юк. Хәзерге вакытта килеп чыккан хәлнең шартлары ачыклана. Янгынның беренчел сәбәбе – тәмәке тартканда саксызлык. Фатир хуҗасы балконда тәмәке тартып, аның төпчеген сүнгән булуына инанмыйча, ташлап калдырган. Пыскып яткан тәмәке төпчеге балконда саклана торган буяулар өстенә төшкән. Тиз кабынып китә торган буяу һәм лакларга менә шул җитә калган.  

Лениногорск муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге, күп фатирлы йортларның балконнарда һәм лоджияләрдә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә аерым тукталып үтә:  Балкон яки лоджия-кагыйдә буларак, искергән-кирәкмәгән әйберләр тупланган яисә соңрак куллану өчен алып куелган кирәк-яракны саклау урыны. Шуңа күрә иң куркыныч янгыннарның башы нәкъ менә шуннан башланган очраклар күп. Гадәттәнтыш хәлләр бүлеге мәгълуматлары буенча, балкон яисә лоджиядә чыккан янгыннарның 60 проценты- теләсә кая ташлап калдырылган тәмәке төпчеге.

“Аеруча фатирларга җылылык бирелгән вакытта, кешеләр балкон-лоджияләрне әйбер саклау өчен актив файдалана башлыйлар һәм еш кына янгын куркынычсызлыгының элементар кагыйдәләре турында оныталар. Торак йортларның балконнарында һәм лоджияләрендә янгыннарның төп сәбәпләренең берсе-ут белән саксыз эш итү. Бу балалар шаянлыгы яки күрше тарафыннан игътибарсыз гына аска ташланган, ләкин җил тәэсирендә юнәлешен үзгәрткән бер генә тәмәке төпчеге булырга мөмкин. Балконда җиңел кабынучан матдәләрне, иске чүпрәкләр, буяулар, лак һәм майлар саклау куркыныч. Өстәвенә балкон пластик яки агач белән әйләндерелгән булса, куркыныч тагы да арта төшә”,- ди Лениногорск районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәмпрофилактика бүлеге начальнигы Дамир Вилданов. 


 

Балконда (лоджиядә) янгын чыкканда:
 • янгын турында кичекмәстән  «101», «112»телефоннары аша хәбәр итәргә 
 • төтен зонасыннан читкә китеп, мөстәкыйль рәвештә янгынны кул астындагы чаралар ярдәмендә сүндереп карарга. Әгәр ут көчәя барып һәм сезнең тырышлыгыгыз юкка чыга икән, үтәли җил ясамас өчен, ишекне һәм форточкаларны тыгыз итеп ябып, балконнан кичекмәстән чыгып китергә 
 • өстәге катлардагы күршеләрне янгын чыгуы турында кисәтергә кирәк

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев