Лениногорск җинаять–башкарма инспекциясе пробация кысаларында авыр хәлдәге пенсионерга ярдәм күрсәтте
Лениногорск җинаять–башкарма инспекциясе үз эшен хокук сагында тору белән генә чикләми.
Хөкем ителгән кешеләргә тормыш-көнкүрештә ярдәм кулы да суза.
Шәһәрдә яшәүче өлкән яшьтәге ир-ат тормышында кайгылы вакыйга килеп чыккач, җинаять-башкарма инспекциясенә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән.
Элегрәк, кыен хәлләрдә калган вакытында 77 яшьлек хөкем ителүчегә инспекция хезмәткәрләре ярдәм күрсәткән булган.
Шушы елның июль аенда хатыны хастаханәгә эләккәч, өлкән яшьтәге кеше пробация төркеме өлкән инспекторы Альфред Насыйровтан ярдәм итүен сорап килгән. Ир-ат тормыш иптәшенең кайсы хастаханәгә дәваланырга салганнарын да белмәгән. Альфред Насыйров ир кешенең хәлен аңлап, авыру ханымның кайда дәвалануын ачыкларга керешкән. Хатын-кызның Казандагы республика клиник хастаханәсенә катлаулы операция ясарга китерелгән булган.
Кызганыч, 70 яшьлек ханым авырудан терелә алмыйча, 22 нче сентябрьдә вафат булган. Бер якын туганы да булмаган ир-ат өметсезлеккә бирелә башлаган. Әмма элеккеге ярдәм итүләрен исенә төшереп, бу юлы да ярдәмсез калдырмасларына ышанып, янә Альфред Ринатович янына килгән. Хатынын җирләүдә ярдәм итүләрен сораган.
“Хөкем ителүче ярдәм итәрдәй якыннары булмагач авыр хәлдә калган. Россия Федерациясенең Пробация турында законы нигезендә, пробация программасында ярдәмнең төрле ысуллары каралган. Бу программаның максаты – тормышта авыр хәлдә калган хөкем ителгәннәргә комплекслы ярдәм күрсәтү, эшкә урнашуда, документларны торгызуда, торак һәм белем алуда ярдәм итү, социаль-хокукый һәм психологик ярдәм күрсәтү. Пробациянең максаты – кешегә нормаль тормышка кайтырга ярдәм итү, аның социаль тәртибен төзәтү, рецидивны кисәтү һәм яңа җинаятьләрне булдырмау”,- дип аңлатты Альфред Насыйров.
фото: нейросеть ярдәмендә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев