Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск җиңел атлетлары күп төрле көрәш буенча Идел буе шәһәрләре бәйгесендә көмеш һәм бронза алды

Җиңел атлетика уңышы.

Лениногорск җиңел атлетлары күп төрле көрәш буенча Идел буе шәһәрләренең матч очрашуларында катнаштылар.

Әлеге бәйге безнең атлетларга көмеш һәм бронза медальләр китерде.

Матч очрашулары 2008-2009 һәм 2010-2011 нче елгы спортчылар арасында булды. Шәһәребезнең 1 нче спорт мәктәбе җиңел атлетларыннан торган 10 кешелек команда бәйгегә җитди әзерлек белән килгән иде. 

Күп төрле көрәш бәйгесендә якташыбыз Камилә Хисмәтуллина көмеш медаль яулады. Ул шулай ук, барьерлар аша сикереп узышуларда да дүртенче урынга чыкты. 

Икенче спортчыбыз - Ядаринова Алиса бронзага ия булды. Айдар Юнысовка да призлы урын алу өчен чак кына җитешмәде, ул –дүртенче урында. 18 яшькә кадәрге спортчылар арасында чыгыш ясаган Андрей Михайлов һәм 16 яшькәчә булган җиңел атлетлар арасында көч сынашкан Ярослав Красников биеклеккә сикерүдә 1 метр 65 сантиметрны үзләренә буйсындырдылар.

Матч очрашуларыТүбән Кама шәһәрендә узды һәм өч көн дәвам итте. Анда Удмуртия, Башкортостан, Киров өлкәсеннән һәм Татарстаннан өч йөздән артык спортчы катнашты. Турнир программасы шактый бай булды: шома һәм барьерлы дистанцияләр, 150, 300, 600 һәм 100 метрлы дистанцияләр, шулай ук озынлыкка һәм биеклеккә сикерү. Ярышларда катнашкан Лениногорк җиңел атлетлары барысы да диярлек шәхси рекордларын яңарта алды.

 

фото: 1нче спорт мәктәбеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев