Лениногорск картлар һәм инвалидлар йортына бәйрәм концертлары белән кунаклар килде
Шәһәрнең 12 нче лицей укучылары өлкәннәргә җылы очрашу бүләк итте, шәһәребездә танылган иҗат кешесе, саксофончы, үзешчән композитор һәм мөгаллим Рафаэль Әхмәтҗанов килде.
Балаларның чыгышын карап, аларның җырларына кушылып, өлкәннәр эчке бер шатлык белән һәр номерны алкышларга күмеп утырдылар. Ә беренче сыйныфта гына укучы Айваз Хәеретдинов башкаруында “Эх, алмагачлары”, Кадрия Халикованың “Ай, җаный” көйләрен ишеткәч, кайберләре урынында гына утырып та кала алмады.
“Өлкәннәр һәм инвалидлар интернат- йортларына килергә күптән планлаштырып куйган идек. Аңа берничә ай алдан программа төзеп, әзерләнә башладык. Концертыбызның программасына татарча һәм русча җырлар керттек, биюләр дә бар. Балалар бирегә килергә җыенуыбызны шундый җитди итеп кабул иттеләр, тырышып әзерләнделәр. Чыгышлар алдыннан әлбәттә дулкынлану да булды, безнең белән берничә баланың әнисе килде. Алар балаларны сәхнәгә чыгарга әзерләшеп-куәтләп тордылар”,-диде 12 нче лицейның музыка җитәкчесе Гүзәл Исхаковна Вәлиуллова.
Гүзәл Исхаковна һәр баланың чыгышына игътибар биреп әзерләгән иде, өлкәннәр Роберт Клюевның “Детство”җырын, Эмилия Таҗиеваның “Чёрный кот”ын бик хозурланып тыңладылар. Айлинә Фатыйхова “Үз илемдә” җырын шундый ихластан башкарды, олылар тын алырга да кыймагандай булды.
Айнур Вәлив исә тирән мәгънәле “Ты – человек” җырын чын сәхнә остасыдай башкарды. Җырларны дәртле биюләр алыштырды, бию төркеме ачык, якты төсле костюмнардан чыгыш ясап, көнне тагы да кояшлырак ясады. Концертны алып баручы Резедә Мөҗәһитовна җылы сүзләре белән тамашачыларны һәм артистларны тагы да берләштерә төште.
Интернат-йортка Рафаэль Әхмәтҗановның инструменталь музыка концерты белән килүе тансык бүләк булды.
“Минем телевизор яисә радиодан музыка тыңлауга хирыслыгым юк, саксофонда уйнаячаклар дигәч, кызыксынып кына чыгып утырган идем сәхнә янына. Иң беренче тавышын ишетүгә музыка үзенә җәлеп итте, чынбарлыкта тыңлау үзенә тарта икән. Саксофончының шушындый авыр, зур уен коралында җип-җиңел итеп матур көйләр уйнавына сокландым”,- ди интернат-йортта яшәүче Иван Поляков.
Концерт программасы тәмамлангач та, өлкәннәрнең башкаручыны җибәрәсе килмәде, тагын бер генә көй уйнавын үтенми калмадылар. Соңыннан гөрләтеп кул чактылар, һәр икесенең берсе, тагын кайчан килерсез икән дип сорады.
Исламия Галимова фотолары






Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев