Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск картлар йортында яшәүчеләрне район башлыгы Яңа ел белән котлады (+фотолар)

Лениногорск картлар һәм инвалидлар интернат- йортында яшәүчеләрнең хәлләрен белешеп, бәйрәм белән тәбрикләп киттеләр.

Район башлыгы Рәгать Хөсәенов аларны бәйрәм белән котлады, җылы теләкләрен җиткерде. Мәдәният сараеның сәнгать төркеме матур концерт куйды. 

 Мәдәният сараеның Геннадий Садовников җитәкчелегендәге милли төркеме, ел дәвамында да бу йортка килеп, күңелле концертлар куеп китә. 

Интернат-йорт сәхнәсе түрендә быел "Теләкләр чыршысы" да бар иде. Елкылдап торган уенчыклар арасына биредә яшәүчеләрнең Кыш бабайдан бүләккә нәрсә өмет итүләре язып салынган конвертлар да эленгән.

Бу юлы Кыш бабай ролендә — Рәгать Хөсәенов булды, ул чыршыдан конвертны алып, «Ачып тормыйм, телевизор бүләк итәм, аны барыгыз да яратып карый», — диде. Шунысы кызыклы булды: соңрак конвертны ачып, анда «телевизор» дигән сүзне укыгач, моны Яңа ел тылсымына юрадылар.

Исламия Галимова

Фотолар: Рамия Гарифуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев