Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск картлар йортына эшмәкәрләр ураза күчтәнәче белән килде

Лениногорскиның картлар һәм инвалидлар интернат-йортында, күбесенең бернинди якын кешесе, туганы булмаган, өлкән яшьтәге 80 кеше яши.

Аларның тормышын тулырак, кызыклырак итү өчен, бу йортның хезмәткәрләре кулларыннан килгәннең барсын да башкара, бәйрәмнәр, туган көннәр билгеләп үтелә, кул эшләре, сәнгать түгәрәкләре, китапханә эшли. Әмма читтән килгән кунаклар белән очрашу- социаль ярдәм алучыларга  аеруча күңелле. Шушы көннәрдә генә Лениногорск эшмәкәрләре Мәхмәдюныс Додарбеков тормыш иптәше Марина белән картлар йортына күчтәнәчләр алып килделәр. Алар тәм-томнардан торган бүләкләрне биредә яшәүчеләрнең һәрберсенә аерым – матур итеп төргәкләп алып килгәннәр:

“Без биредә яшәүче һәрбер өлкән яшьтәге кеше белән аралашып, күчтәнәчләребезне кулларына тапшырып китәргә теләгән идек, билгеле. Кызганыч, әлегә ковид чикләүләре булганга күрә, мондый мөмкинлек булмады, бүләкләребезне монда эшләүчеләр ярдәме белән өләштек. Киләчәктә үзгәрешләр яхшы якка булыр, үзләре белән дә аралашып булыр дип уйлыйбыз,”- ди Мәхмәдюныс Додарбеков.

Әмма картлар йортында яшәүчеләр үзләренә карата мондый игътибар булудан туган хисләрен, интернат-йортның хезмәткәрләре аша белдерми калмаган: “ Өлкәннәрнең шатлыгын сүз белән генә әйтеп булмый.  Аллаһы Тәгалә бу йортка хәл белешергә килгән һәр кешенең изгелеген кабул итсен. Ә  бүгенге үрнәк- изге эшләр чылбыры башлану һәм шәһәребез мөселманнарының чын сыйфатларын чагылдыру булып хезмәт итсен иде, “- ди картлар һәм инвалидлар интернат йорты җитәкчесе вазыйфаларн башкаручы Регина Әхмәтшина.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев