Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск картлар йортында "Могҗизалар кыры" булды

Бүген Лениногорск картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр "Могҗизалар кыры" уенында катнаштылар.

Танылган телевизион уендагы кебек үк, биредә өч тур һәм финал туры да бар иде.  Катнашучыларга уенның бик җиңелдән булмаган сорауларына җавап бирергә туры килде.  Уен танылган язучы һәм шагыйрьләр, хәрби полк башлыкларына багышланды. Сораулар катлаулы булуга карамастан, уенның үз лидерлары барлыкка килде.

Җиңүче дип Разил Габдулла улы 23 мөмкинлектән 20 очко җыеп, уенның призына ия булды.  Ә бүләк- җиңүче хөрмәтенә махсус әзерләнгән концерт номеры булды. Уеннан соң социаль ярдәм алучылар, үз теләкләре белән халык җырларын да искә төшереп, җырлап та алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев