Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск командасы Мамадышта Леопольд автомобиле белән үзләрен тәкъдим итте (+ФОТОЛАР)

Узган шимбәдә, 6 февральдә Мамадышта чаналар фестивалендә безнең Лениногорск командасы да катнашты.

 


“Мир-дружба-жвачка” командасында өч кеше: Динар Якупов, Руслан Шәрифуллин, Ришат Мөхетдинов иде. Алар Леопольд песие турындагы мультфильм персонажлары булып киенеп, чанасын да шул мультфильмдагы автомобильгә ошатып ясап, таудан шудылар. Алар 115 метр җилдереп шуып барган.

-    Беренче тапкыр гына катнашуыбыз. Дебют өчен күрсәткечне начар димәс идем. Рәхмәт командага, бер-беребезгә ярдәм итеп, Лениногорск данын якладык, - ди команданың җитәкчесе Динар Якупов.

Чананы – Лео-машинаны ясар өчен 2 атнадан артык вакыт киткән.

Фотолар: Динар Якупов тарафыннан бирелде

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев