Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск комлыгында су коенырга ярыймы?

Татарстанның дүрт комлыгында су начар сыйфатлы булу сәбәпле, коенудан тыелып тору яхшырак.

Бу хакта Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең (Роспотребнадзор) республика буенча идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Татарстанда җәй көне 18 комлыкны кулланырга планлаштыралар, шуларның унбере эшли. Аларның бишесе Казанда - «Локомотив», «Түбән Елга аръягы», «Комсомольск», Тирән һәм Зур Аккош күлләре, шулай ук Түбән Кама, Чаллы, Әлмәт, Лениногорск, Зәй һәм Яшел Үзән шәһәрләрендә берәр комлык бар.

Роспотребнадзор атна саен рекреация зоналарында суның сыйфатын төрле күрсәткечләр буенча тикшерә.

Суны тикшергәннән соң, белгечләр «Түбән Елга аръягы» һәм «Локомотив» пляжлары, Зур Аккош күле, шулай ук Минзәлә шәһәр пляжы санитар-химик күрсәткечләргә туры килми, дигән нәтиҗәгә килде.

«Микробиологик, вирусологик, паразитологик һәм радиологик күрсәткечләргә туры килми торган су үрнәкләре теркәлмәгән», - дип сөйләделәр Роспотребнадзорда.

Администрацияләргә һәм җаваплы юридик затларга коенуны тыю турында аншлаглар урнаштыру турында тәкъдим җибәрелде, дип өстәделәр ведомствода.

«Су сыйфаты гигиена нормативларына туры килмәүгә бәйле рәвештә, идарә су коену өчен рекреация зоналарын кулланырга киңәш итми», - дип нәтиҗә ясадылар санитария ведомствосы матбугат хезмәтендә.

http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/tatarstanda-su-koenyrga-yaramyy-torgan-drt-komlyk-bar-kayda

Рамия Гарифуллина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев