Лениногорск күлендә үрдәкләр өчен оя барлыкка килде
Лениногорскида Җиңүнең 50 еллыгы проспекты буенча күлдә үрдәкләр өчен бик матур оя - кечкенә «өй» барлыкка килде.
Әлеге матур ояны 2нче мәктәпнең 11нче "Б" сыйныф укучысы Андрей Панакшин һәм әтисе Валерий Иванович бергәләп ясаганнар. Мәктәп проекты өчен ясалган өй үрдәкләрне җил-яңгырдан саклар, алар ояны яратырлар.
Лениногорскилыларга бу оя бик ошаган. Социаль челтәрдә Андрей һәм аның әтисен әлеге гамәлләре өчен мактап комментарийлар язалар.
фото: https://vk.com/feed?z=photo-33552590_457604715%2Fwall-33552590_1134636
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев