Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск кулланучылары үз хокукларын яклап ярты миллион сумнан артыграк акча кайтара алган

Кулланучы буларак быел үз хокукларын яклап судка мөрәҗәгать иткән өч лениногорскилы ярты миллионнан артыграк акча кайтарып ала алган.

Бу судларда экспертлар сыйфатында, Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Сарман районнарында территориаль бүлегенең баш белгечләре дә катнашкан.

 Әлеге учреждениенең баш белгеч-эксперты Ләйсән Морадымова сөйләвенчә, кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте,  үзләренә сыйфатсыз тауар сатып алган яки сыйфатсыз хезмәт күрсәтүгә зарланып  мөрәҗәгать  иткән лениногорскиларга  нинди ярдәм күрсәтелүгә  нәтиҗә ясаган.

«Аерым алганда, безнең оешмага сәүдә нокталарыннан сатып алган җиһазларының сыйфатсыз булуына,  шулай ук товар сатып алганда иминият хезмәтләрен көчләп тагуга бәйле  мөрәҗәгатьләр булды.  Әлеге  очракларга кагылышлы судларда без дә катнаштык.  Барлык әйтеп үтелгән очракларда да «кулланучылар хокукларын яклау турында " Россия Федерациясе законын бозуларына ачыклык керттек. Нәтиҗәдә, өч лениногорскилы 527442 сум акчаны кире кайтара алды, бу суммага

мораль зыян да кертелгән", - дип билгеләп үтте Ләйсән Морадымова.

Шунсын әйтергә кирәк, суд яклавы, бүгенге көндә, бозылган яки дәгъва белдерелә торган хокукларны яклауның иң киң таралган һәм ышанычлы юлы булып кала.

«Россия Федерациясе законы нигезендә кулланучылар хокукын яклау суд тарафыннан гамәлгә ашырыла, - ди  республика гигиена һәм эпидемиология үзәгенең Әлмәт филиалы белгече Рамилә Мөхәммәдиева,-судка мөрәҗәгать итәр алдыннан, кулланучы буларак, сезнең хокукларыгызны бозган җавап бирүчегә (сатучыга, эш яки хезмәтләрне башкаручыга) язмача претензия җибәрергә кирәк. Белгечләр претензияне ике нөсхәдә төзергә киңәш итә, претензиянең икенче нөсхәсен җавап бирүче тарафыннан кабул ителүе турында  тамга белән үзегездә калдырырга кирәк.

Болай эшләү бик мөһим, чөнки, сезнең таләпләрегез ирекле тәртиптә канәгатьләндерелергә мөмкин һәм судка мөрәҗәгать итү кирәк тә булмаячак."

Әгәр дә товар сатучы, эшләр башкаручы яки хезмәт күрсәтүче сезнең претензиягә каршы килсә,  бу документ судта өстәмә дәлил булып торачак, шулай ук кулланучылар хокукларын яклау буенча  законда каралган неустойканы түләүне таләп  итүгә дә нигез булачак.

Сатып алынган  әйбернең яки хезмәт күрсәтүнң  суммасына карап, дәгъва таләпләрен төрле категория судьялары карый. 50000 сумнан артмаган суммаларны- җәмәгать судлары, ә 50000 сумнан артканнарын – район судьясы карый. Гаризасын турыдан-туры судка бирергә яки почта аша (заказлы хат белән тапшыру турында уведомление белән) җибәрергә мөмкин.

 

Экспертлар  киңәше:

Ләйсән Морадымова, Роспотребнадзорның Татарстан республикасы буенча идарәсенең Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Сарман районнарында территориаль бүлегенең баш белгеч-эксперты:

- Лениногорскилылар дәүләт органнарының  судта үз  хокукларын яклауына ышана төшәләр.Закон нигезендә, безнең бүлек суд тарафыннан әлеге эштә катнашырга җәлеп ителергә мөмкин. Моннан тыш, без үз инициативабыз яисә  үз хокукларын яклауны сорап мөрәҗәгать итүчеләрнең инициативасы белән дә судта катнаша алабыз. Без суд процессына керә алсын өчен, кулланучы безнең бүлекне дәүләт органы сыйфатында җәлеп итү турында судка гариза язарга тиеш.  Шулай ук кулланучы, дәгъва гаризасы материалларын кушып, суд утырышы датасы һәм вакыты турында мәгълүмат биреп, безнең бүлеккә турыдан-туры  гариза белән мөрәҗәгать итә ала.

 

Рамилә Мөхәммәдиева,  республика гигиена һәм эпидемиология үзәгенең Әлмәт филиалы белгече

-Кулланучы буларак сезгә китерелгән зыянны кире кайтару, мораль зыянны да кертеп, чыгымнарны компенсацияләү таләбе белән җәмәгать судына  мөрәҗәгать итә аласыз. Гаризага претензияне, касса чегын, претензиягезгә бирелгән җавапны да беркетергә кирәк. РФ Граждан-процессуаль кодексының тиешле статьясына кертелгән үзгәрешләр нигезендә, судта катнашучыларның  барсына да дәгъва гаризасының һәм аңа кушып бирелгән документларның күчермәсен тапшыруыгыз турында судка хәбәрнамә (уведомление)тапшырырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев