Лениногорск күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге шәхси йорт яны территорияләрендәге янгыннардан кисәтә
Шәхси торак йортларда янгыннар чыгудан тыш, еш кына янгыннар йорт яны территорияләрендә дә килеп чыга.
Мунча, сарай, беседка кебек каралты-куралар яна, алардан ут тиз генә йортларга күчә ала. Мондый янгыннар аеруча төнлә куркыныч. Хуҗалар йоклаган вакытта ут кабуын, аның тиз арада таралуын, гомерләренә һәм сәламәтлекләренә нинди куркыныч янавын сизми дә кала.
Кышкы чорда йорт яны территорияләрендәге янгыннарның төп сәбәпләре:
электрүткәргечләрнең авария режимында эшләве,
мич якканда һәм электр җылыту приборларын кулланганда куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу.
Лениногорск муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге йорт яны территориясендә янгын чыкмасын өчен түбәндәге янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәүне тәэмин итәргә кирәклеген кисәтә:
- участок территорияләрендә янучан калдыклардан чүп өемнәре ясау тыела; - янгынга каршы махсус режим шартларында учак ягу, көнкүреш калдыкларны, коры үсемлекләрне яндыру тыела;
- йорт милекчеләренең участогында сулы савыт (мичкәләр) һәм беренчел янгын сүндерү чаралары (янгын сүндергеч)булырга тиеш.;
- юллар, һәм йортларга керү юллары янгын сүндерү техникасы өчен һәрвакыт ирекле булырга, төзек хәлдә тотылырга тиеш;
- йортлар һәм корылмалар арасындагы участоклар янучан калдыклардан, чүп-чардан, коелган яфраклардан, коры үләннән вакытында чистартылырга тиеш.
Йорт яны территорияләрендә янгыннарның тагын бер сәбәбе – электрүткәргечнең кыска ялгануы. Электр челтәрен артык йөкләмәгез һәм кабызылган электр приборларын караусыз калдырмагыз.
Исегездә тотыгыз: электр җылыту приборларының барысы да куркынычлы көнкүреш җиһазы булып тора! Кулдан ясалган электр приборлары аеруча куркыныч тудыра. Исегездәме, кулдан ясалган электр җылыткычларны, төзек булмаган, хәтта аз гына җитешсез ягы булган приборларны да кулланырга ярамый, бу фаҗигагә китерергә мөмкин. Балаларга электр җылыту җайланмалары белән уйнарга рөхсәт итмәгез.
Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәгез, янгын яки аның билгеләрен сизгән очракта кичекмәстән «101», яки «112»телефоннары буенча шалтыратып хәбәр бирегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев