Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск кызлары шахмат таҗына лаеклы

Берничә көн элек шәһәребездә тиз шахмат уены ярышлары булып узды. Шахматчы хатын-кызларга багышланган “Шахмат таҗы хөрмәте” турниры бу юлы бишенче кабат үткәрелде.

Турнир Лениногорскиның  танылган шахматчасы һәм шахмат мәктәбе тренеры Татьяна Шуваткинаны олылап, аның хөрмәтенә оештырылган иде.

Ярышларга Азнакай, Актаныш, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Зәй, Казан, Туймазы, Октябрьск һәм Лениногорскидан  шахматчы осталар җыелды. Барлыгы 79 шахматчы килгән иде.

Тиз шахмат турнирында уен  Швейцария системасы буенча барды.  Шәһәребезнең шахмат очталары әлеге турнирда бик уңышлы чыгыш ясадылар.

Уеннар 11 турдан торды. Лениногорск шахматчылары арасында  республика, районара турнир-бәйгеләрдә җиңгән һәм призлы урыннар алган шахматчы хатын-кызлар да күп. Алар бу турнирда сынатмау гына түгел, хәтта ярышларның әйдәп баручылары булдылар.

Якташыбыз Алинә Әхмәдиева хатын-кызлар арасында беренче урынны яулады. Икенче урында-Варвара Фролова. Үзенең шахматтагы уңышлары белән инде күптәннән сөендереп килгән Маргарита Соловьева, бу юлы бронза призга ия булды. Кызлар арасында иң яхшы нәтиҗәне Василиса Михайлова күрсәтте.  Ул турнирның махсус кубогы белән бүләкләнде.

Икенче  урынга Мәдинә Сәмигуллина чыкты, өченче урынны Ләйсән Галимова күрсәтте.

Ир-атлар арасында узган бәйгедә Владимир Шуваткин – икенче, ә Матвей Николаев өченче урынны яулады. Малайлар арасында  Артем Брендюревка тиңнәр булмады, икенче урында- Камил Саримов, өченче урынга  Дмитрий Дорофеев чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев