Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск кызы матурлык конкурсында җиңү яулады

Төркиядә «Miss Universal VIP World 2024» дәрәҗәле халыкара матурлык конкурсына йомгак ясалды.

Татарстан данын Лениногорск кызы Әлминә Гафарова яклап, «MS Universal VIP World 2024» титулы яулады.

Дөнья таҗы өчен Россия, Болгария, Молдавия, Грузия, Яңа Зеландия һәм башка илләрдән 20 яшьтән 50 яшькә кадәр булган гүзәл затлар көрәште.
Альмина жюри әгүзаларын үзенең нәфислеге һәм зәвыклы булуы белән сокландырды. Ул татар риваятьләре героинясы Каракуз образында пәйда булып, беркемне дә битараф калдырмады. 

Белешмә: 

Әлминә Гафарова — бизнесмен хатын-кыз, Лениногорск тимер-бетон әйберләр заводы дилеры, стилист-ченнелер. 

«Туганнарым һәм якыннарым ярдәме булмаса, мин бу җиңүгә ирешә алмас идем. Гаиләмә бик зур рәхмәт», — ди җиңүче.

Фото: ачык чыганаклардан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев