Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск Лисичанск якларына гуманитар ярдәм җибәрде (+фотолар)

Ярдәмне җибәрүдә шәһәр администрациясе, шәхси эшмәкәрләр, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, район халкы, мәктәп укучылары, волонтерлар зур тырышлык күрсәтте.

Гуманитар ярдәмгә төзелеш материаллары, көндәлек кирәк-яраклар, азык-төлек, машина ремонтлар өчен тимер-томыр, запас частьләр, тәгәрмәчләр, блиндаж шәмнәре, дарулар, якыннарыннан җыелган хатлар һәм башка бик күп әйберләр кергән.

Әйберләр арасында хәтта мотоцикл да бар. Аны махсус хәрби операция зонасында булган егетләребезгә лениногорскилы чын күңелдән алып килгән. Аларның исән-сау өйгә кайтуларын тели ул. Исемен әйтмәде, сер булып калсын, ди. 

Ярдәм җыюда, шулай ук, шәһәрнең Картлар һәм инвалидлар йортында яшәүче абый-апалар да кушылды. Алар «Вместе мы сила» волонтерлык төркеменә йөри. Әлеге төркемне картлар һәм инвалидлар йортында шәфкать туташы булып эшләүче Элина Бәдретдинова җитәкли. 

«Госпитальгә җибәрү өчен 138 мендәр әзерләдек. Волонтерлык төркеме барлыкка килгәннәр бирле инде 678 мендәр ясап җибәрдек. Монда яшәүчеләр мендәр ясауда бик теләп катнаша. Иртәдән кичкә кадәр йортның холлында мендәр тутырып, бер-берсе белән аралашып, тормыш турында сөйләшеп вакытның үтүен сизми дә калалалар. Егетләребезнең исән-сау өйләренә кайтуларын теләп, күңелләрендә булган җылы хисләрен шул мендәрләр аша җиткерергә тырыша алар», — дип уртаклашты Элина Бәдретдинова.

Йөкне егермедән артык ир-ат зур фураларга тутырырга ярдәм итте. 

Гуманитар йөкне бу юлы да районы башлыгы Рәгать Хөсәенов озата барачак. Аның инде махсус хәрби операция зонасында булган якташларыбыз янына беренче тапкыр гына баруы түгел. Аның белән, шулай ук, «Бердәм Россия» партиясенең башкарма секретаре Игорь Храмов, «Арго» җәмгыяте җитәкчесе Рамил Әсәдуллин да бара. Рамил Әсәдуллин, мәсәлән, алтынчы тапкыр барачак. Ул элек хәрби кеше булган, «Чик сакчылары берлеге» җәмгыятендә тора, фронтка ярдәм итүне үзенең изге бурычы дип саный.

Илмира Гәрәева, автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев