Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск Мәдәният сарае сәхнәсендә Халыкара туган тел көне уңаеннан төрле телдә шигырьләр, җырлар яңгырады (+ фотолар)

21 февраль - Халыкара туган тел көне.

Быел - Татарстанда игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елында әлеге датаның әһәмияте бермә-бер арта.

Халыкара туган тел көнендә барлык телләр тигез дип таныла, чөнки аларның һәркайсы кеше язмышы өчен җавап бирә, һәркайсы табигый мирас булып тора, һәм без аны, һичшиксез, сакларга тиешбез, дигән фикерләр яңгырады Мәдәният сараенда узган чарада.

Тематик кичәдә мәктәпләрнең башлангыч сыйныф укучылары, балалар бакчасы нәниләре катнашты. Татар, рус, әрмән, таджик, чуваш, мордва телләрендә җырлар, шигырьләр яңгырады, төрек, якут биюләре башкарылды.

Шулай ук алып баручылар залда утыручы укучылар белән дә элемтә урнаштырдылар, аларга табышмаклар әйтеп, ә залдагы балалар табышмаклар җавабын таптылар. Шулай ук мәкаль-әйтемнәрне белүләрен дә тикшерделәр.

Алып баручылар шәһәребездә һәм районда бик күп милләт вәкилләренең дус-тату яшәвен билгеләп үттеләр.

 

Розалия Мостафина фотолары

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Афэрин! Дэвамлы булсын! Булдырасыз, бик шатмын!